Татарстанның яшь хәрәкәт инспекторлары алтынчы тапкыр рәттән “Куркынычсыз тәгәрмәч” Россиякүләм конкурсында җиңү яуладылар

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
      23-25 июньдә Мәскәүдә уздырылган яшь хәрәкәт инспекторларының  “Куркынычсыз тәгәрмәч-2014” Россиякүләм конкурсы тәмамланды. Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 350 мәктәп укучысы катнашты.
      Татарстан Республикасы командасы беренче урынны яулады. Икенче урында Төмән төбәге командасы һәм Тамбов өлкәсе командасы өченче булды. Һәр команда 10-12 яшьлек ике кыздан һәм ике малайдан торды. Татарстан Республикасын түбәндәге Казан мәктәпләре укучылары тәкъдим итте: Дәүләтшин Әмир һәм Хәйбуллина Алсу (№ 177), Цыпина Ульяна (№ 159) һәм Гилязов Тимур (№ 39).
       Командага кубок, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International