Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 28 июне, шимбә
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 20 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 349 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 35 чартер, 18 халыкара рейслар. 3450 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3491 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 59 рейс башкарган.
28 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан. Температура көндез +18 +23 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International