Столбище поселыгына кадәр поездлар расписаниесен максималь уңайлы итик!

2014 елның 27 июне, җомга
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен “Казан-Столбище-Казан” маршруты буенча йөрүче шәһәр яны поездларының максималь уңайлы расписаниесен билгеләү өчен сорау ала.
      Исегезгә төшерәбез, 18 июннән Столбище поселыгына кадәр кайбер электричкалар йөри башлады инде. 6304 нче Свияжск-Казан һәм 6001 нче Казан-Свияжск юнәлешендәге ике шәһәр яны поезды Столбище тукталышы платформасына кадәр озайтылды.
       Шулай ук ике яңа маршрут билгеләнде: Казан-Столбище (6704 нче поезд) һәм Столбище-Казан (6703 нче поезд).
      Үз теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне (843) 292-70-08 телефоны аша яисә sodr_karpova@mail.ru электрон адресына җиткерә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International