26 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 63 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 27 июне, җомга
      26 июньдәТатарстан Республикасы территориясендә 63 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 72 очрагы, 64 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 785 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
       Республикада июньнең 26 көне эчендә 356 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 35 кеше һәлак булган һәм 454 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International