Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 27 июне, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 333 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 30 халыкара рейслар. 3401 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3462 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 46 рейс башкарган.
      27 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда төнлә һәм иртә белән томан. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил. Температура көндез +20 +25 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International