“Татнефтедор”ААҖ республиканың 11 муниципаль районында юлларны карап тота

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
      Республикада гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында чокырлар ямау һәм җәйге карап тоту буенча эшләр дәвам итә.
      “Татнефтедор”ААҖнең Бөгелмә предприятиесе 207,747 км федераль юллар һәм республиканың 11 муниципаль районында (Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнары) 3485,366 км төбәк юлларын карап тота. 26 июньгә мәгълүматлар буенча 99719,4 кв.м мәйданда чокырлар ямалган, 146166,3 метр озынлыктагы мәйданда ярыклар санацияләнгән. Искергән асфальт-бетон катламы алыштырылган.
      1-26 июньдә автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 4505 тонна чүп-чар җыеп ташланылган.
      Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен 3228 метр озынлыкта киртәләр куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International