30 июньнән 3 июльгә кадәр 812 нче чакрымдагы тимер юл аркылы чыгу урыны транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
      Асфальт-бетон катламын төзекләндерү эшләре бару сәбәпле Киндери-Биектау аралыгының 812 нче чакрымындагы тимер юл аркылы чыгу урыны автомобиль транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Хәрәкәт 30 июньдә 8.00 сәгатьтән 3 июльнең 17.00 сәгатенә кадәр туктатылачак.
      Иң якын тимер юл аркылы чыгу урыны Биектау-Бөреле аралыгының 815 нче чакрымында тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International