25 июньдә республика юлларында балаларны транспортта махсус утыргычлардан башка йөртүнең 58 очрагы ачыкланган

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
      Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 42 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 53 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 839 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Июньнең 25 көне эчендә республикада 347 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 35 кеше һәлак булган һәм 442 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International