Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 21 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 335 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 27 чартер, 30 халыкара рейслар. 3595 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3738 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 55 рейс башкарган.
      25 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп кенә районнарда яңгыр, урыны белән яшен. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +18 +23 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International