20-23 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 249 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 24 июне, сишәмбе
      20-23 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 249 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 327 очрагы, 368 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 3370 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Республикада июньнең 23 көне эчендә 306 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 26 кеше һәлак булган һәм 394 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International