Яңа Чишмә районында “Казан-Ырынбур”-Урганча автомобиль юлын төзекләндерү буенча эшләр тәмамланган

2014 елның 24 июне, сишәмбе
      ТР Яңа Чишмә муниципаль районында “Казан-Ырынбур”-Урганча автомобиль юлын төзекләндерү буенча эшләр тәмамланган.
      Автомобиль юлы 3 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән IV техник категория нормативы буенча проектланган һәм төзелгән. Асфальт-бетон түшәлгән яңа юлның озынлыгы 8,335 км тәшкил итә. Ул Урганча торак пунктына төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларга чыгу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта авылда 56 кеше яши.
      Объектның генподрядчысы “Алексеевскдорстрой” ААҖ һәм “СМП-Нефтегаз” ААҖ, проект төзүче “Транспроект” ААҖ булды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International