Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 24 июне, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 322 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 15 халыкара рейслар. 2436 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2476 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 55 рейс башкарган.
      24 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +19 +26 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International