11-16 июньдә республика юлларында 4407 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасында 11-16 июньдә 401 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 461 очрагы, 542 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 4407 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Июньнең 16 көнендә республикада 219 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 279 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International