22 июньнән федераль автоюлларда зур йөкле транспорт хәрәкәтенә җәйге чикләмә кертелә

2014 елның 17 июне, сишәмбе
22 июньнән җәйге чорда көндезге һава температурасы 32 градустан югары булганда зур йөкле транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертелә. Федераль юл агентлыгының 2014 елда гомуми файдаланудагы федераль автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертү турындагы 2014 елның 23 маеннан 168 нче боерыгы “Российская газета”ның 2014 елның 11 июнендәге 6402 нче санында басылган.  
Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, көндезге һава температурасы 32 градустан югары булганда шулай ук төбәк әһәмиятендәге автоюлларда 20 нче майдан 31 нче августка кадәр зур йөкле транспорт хәрәкәтенә вакытлыча җәйге чикләмә билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International