Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 17 июне, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 329 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 99 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 27 халыкара рейслар. 3287 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2976 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 53 рейс башкарган.
      17 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +17 +22 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International