Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 311 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 18 халыкара рейслар. 3002 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2268 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 39 рейс башкарган.
      16 нчы июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп кенә районнарда яңгыр. Көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +16 +21 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International