Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 15 июне, якшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 323 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 30 халыкара рейслар. 2753 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2237 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 48 рейс башкарган.
      15 нче июньдә республиканың күп кенә районнарында яңгыр көтелә, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +16 +21 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International