Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 13 июне, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 328 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 26 халыкара рейслар. 2773 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3054 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 43 рейс башкарган.
      13 нче июньгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил, күп районнарда яңгыр. Температура көндез +16 +21 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International