Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 344 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 22 халыкара рейслар. 3771 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3240 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 56 рейс башкарган.
      12 нче июньгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, яңгыр, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез +16 +21 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International