Июнь башыннан Түбән Камадан Екатеринбургка турыдан-туры авиарейслар оештырылган

2014 елның 10 июне, сишәмбе
      «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе 2014 елның 3 июненнән Түбән Кама-Екатеринбург-Түбән Кама юнәлешләрендә яңа регуляр рейслар ачты.
      Рейслар сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
      Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәренә түбәндәге расписание билгеләнгән: Түбән Кама-Екатеринбург – 12:20 очып китә, 15:30 килә; Екатеринбург-Түбән Кама -16:30 оча, 16:00 килә.
      Шимбәгә расписание: Түбән Кама-Екатеринбург – 06:00 оча, 09:15 килә; Екатеринбург-Түбән Кама – 10:15 оча, 09:30 килә.
      Һәр аэропорт өчен җирле вакыт. Авиабилетларның бәяләре 1500 сумнан башлап.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International