9 нчы июньгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +27 +32 гр.
Red Wings авиакомпаниясе май аенда Казаннан Нижневартовскига туры рейслар эшләтеп җибәрәчәк һәм яңа Уренгойга очышларны яңартачак. Маршрутлар Татарстан Республикасын нефть – газ тармагы үзәкләре-Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән тоташтырачак. Очышлар SSJ 100 Россия самолетларында башкарылачак.