Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 8 июне, якшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 22 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган һәм 30 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 328 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 29 халыкара рейслар. 3290 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3564 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 46 рейс башкарган.
      8 нчы июньгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, талгын җил. Температура көндез +25 +30 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International