Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Территориаль органы вәкилләре катнашты.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.