Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 3 июне, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 325 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 16 халыкара рейслар. 2481 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2482 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 54 рейс башкарган.
      3 нче июньгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +25 +30 гр.  
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International