5 һәм 6 июньдә Казан-1 вокзалында “РТЮ” ААҖнең уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы эшләячәк

2014 елның 3 июне, сишәмбе
      5 һәм 6 июньдә Казан-1 вокзалында уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы эшләячәк. Ул “РТЮ” ААҖ һәм РФ Хөкүмәтенең уртак проекты, илебездәге инновация казанышларын һәм технологияләрне демонстрацияләү өчен оештырылган.
      Күчмә күргәзмә-лекция комплексы 9 вагоннан гыйбарәт. Аларның һәркайсы теге яки бу инновацияле проектка яки компаниягә багышланган.
      Күргәзмә Казан-1 станциясендә 10.00 сәгатьтән 19.00 кадәр эшләячәк. Керү түләүсез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International