Горький тимер юлының Казан төбәге Тимер юллар аша чыгу урыннарында халыкара иминлек көнен үткәрүгә кушыла

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
3 июньдә Горький тимер юлының Казан төбәгендәТимер юллар аша чыгу урыннарында халыкара иминлек көне кысаларында тимер юллар аша чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләренә профилактика буенча РТЮ һәм  ЮХИДИ бергәләп рейдлар оештырачаклар.
Чара барышында автотранспорт чараларын йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр оештырылачак, тимер юллар аша чыкканда хәрәкәт иминлеге кагыйдәләре турында тематик белешмәлекләр өләшәчәкләр.
2014 ел башыннан алып Горький тимер юлының Казан төбәгендә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптә 3 очрак Татарстан Республикасы территориясендә.
Тимер юллар аша чыгу урыннарында бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе булып юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибар итмәү тора. Тимер юллар аша чыгу урыннары югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарның берсе икәнлеген онытырга ярамый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International