Тимерьюлчылар Халыкара иминлек көне кысаларында Идел-Кама төбәгендә мәгълүмати-аңлату компаниясе үткәрәчәкләр

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
3 июньдә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге Ульяновск, Димитровград, Түгәрәк Алан һәм Бөгелмә тимер юлларында Халыкара иминлек көне кысаларында “Игътибар, тимер юл аша чыгу урыны!” акциясе оештырыла. Чараның максаты: транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең, транспорт предприятиеләре, ведомстволар, оешмалар һәм учреждениеләр  коллективларының игътибарын тимер юллар аша чыгу урыннарында хәрәкәт иминлеген арттыру мәсьәләсен хәл итүгә җәлеп итү.
Еш кына профилактик эшләр алып баруга карамастан, ел башыннан Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 4се Татарстан территориясендә, 1се Ульян өлкәсендә булган.
Тимер юллар аша чыгу урыннарында бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе булып юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибар итмәү тора. Тимер юллар аша чыгу урыннары югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарның берсе икәнлеген онытырга ярамый.
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 128 тимер юл аша чыгу урыны бар, аларның 61 Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International