Мультимедия системалы уңайлы вагон казанлыларны күрше Удмуртиягә илтә

2014 елның 30 мае, җомга
Казан-Кизнер маршруты буенча йөрүче шәһәр яны поезды составында мультимедия системасы белән җиһазландырылган вагон барлыкка килде. Бу өч сәгать юлны уңайлы итеп үткәрергә теләүчеләргә бик яхшы урын. Беренче класслы вагон 42 пассажирга исәпләнгән. Өстәмә уңайлыклар өчен 80 сум түләнелә. Әлеге вагонда пассажирлага проводник хезмәт күрсәтәчәк.
Казан-Кизнер поезды көн саен иртә һәм кич йөри, тулы билет буенча бәя – 256,6 сум.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International