Балалар тимер юлы 1 июньдә Казанда пассажирлар сезоны ача

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
1 июньдә Казанда Балалар тимер юлында тантаналы рәвештә пассажирлар сезоны ачылачак. Барлык кунакларны Балаларны яклау көненә багышланган онытылмаслык бәйрәм чарасы көтә. Концерт программасы, клоун-аниматорлар чыгышлары оештырылачак.
          Бу көнне балалар поезда түләүсез йөри алачак. Аннан соң юл бәясе зурлар өчен 80 сум, 10 яшькәчә балаларга 50 сум тәшкил итәчәк, 5 яшькә кадәр балаларга бушлай.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International