“Ак Барс Аэро” чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан Симферопольгә авиарейслар оештыруны планлаштыра

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
2014 елның 14 июненнән “Ак Барс Аэро” ААҖ чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан Симферопольгә авиарейсларны тормышка ашыра башларга планлаштыра. Мөгаен, пассажирлар бу юнәлештә 7 нче июньнән юлга чыга алачак. Маршрутта CRJ-200 һава суднолары эшләячәк.
РФ Хөкүмәтенең 388 нче карарын тормышка ашыру кысаларында “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе һәм Росавиация арасында Симферополь – Казан маршруты буенча субсидияле очулар башкаруга килешү төзелгән. Квота – креслоларның 20 проценты.
Моннан тыш, “Ак Барс Аэро” ААҖ авиакомпаниясе 1 нче июньнән атна саен “Бегишево” һәм “Бөгелмә” аэропортларыннан Симферопольгә авиарейслар оештырачак.
Хәзерге вакытта авиакомпания һәм Росавиация арасында килешү төзү процессы алып барыла.
Моннан тыш, 11 нче июньнән Казан – Симферополь маршруты буенча пассажирларны йөртүгә “Грозный Авиа” авиакомпаниясе дә кушылырга планлаштыра. Пассажирларны билгеләнгән урынга атнасына ике тапкыр ЯК-42 һава суднолары (субсидиясез) алып барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International