“Башкала” автовокзалы Соль-Илецкига кадәр сезонлы автобус маршруты оештыра

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
      10 июньнән “Башкала” автовокзалы Соль-Илецкига сезонлы автобус маршруты оештыра.
      Автобуслар көн саен Казаннан һәм Соль-Илецкидан 17.30 кузгалып китәчәк. Маршрут Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Ырынбур аша үтә. Билет бәясе 1200 сум.
Пассажирларга уңайлы “Хендай” автобусларында тәҗрибәле йөртүчеләр хезмәт күрсәтәчәк. Билетларны алдан сату оештырылган. Автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны – 293-04-00 һәм 293-00-41.
      “Башкала” автовокзалы директоры Андрей Хоткин сөйләвенчә, өч субъектара маршрут буенча өстәмә рейслар ачылган. Хәзер сишәмбе көннәрендә Магнитогорскига китәргә була – китү вакыты 15.00, билет бәясе 1660 сум, Ярославльгә – 10.00 китә, билет 1729 сум тора. Ә Пермьгә автобуслар якшәмбе көннәрендә сәгать 18.00 китәчәк, юл бәясе 1370 сум.
      А.Хоткин шулай ук җәйге вакытта Астрахань һәм Мәскәүгә автобус рейслары оештыру планлаштырылуы турында хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International