27 майда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 91 очрагы ачыкланган

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
      Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 47 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 91 очрагы, 141 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 833 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Майның 27 көне эчендә республикада 366 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 41 кеше һәлак булган һәм 442 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International