Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 310 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 30 халыкара рейслар. 3511 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2890 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 47 рейс башкарган.
      28 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез +15 +20 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International