«АЭРОСЕРВИС» авиакомпаниясе июньдә 5 яңа маршрут ача

2014 елның 27 мае, сишәмбе
      «АЭРОСЕРВИС» авиакомпаниясе июньдә Казаннан Минеральные Воды, Краснодар, Ростов, Сочи һәм Махачкала (транзит рейс) шәһәрләренә рейс ача.
      5 июньдә Казан-Минеральные Воды маршруты буенча беренче рейс башкарылачак. Әлеге шәһәргә рейслар атнага 2 тапкыр булачак, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә. Билет бәясе бер якка, авиакассалар җыемнарын исәпкә алмыйча, 3800 сумнан башлап.
      Шулай ук 5 июньдә Махачкалага транзит рейс ачыла. Әлеге юнәлештә очыш көннәре - дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе. Билет бәясе 3800 сумнан башлап.  
      Казан-Краснодар рейсы 16 июннән атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Тариф бер якка шулай ук 3800 сумнан башлап билгеләнгән.
      Ростовка рейс 17 июньдә старт ала, ешлыгы атнага 2 тапкыр сишәмбе һәм җомга көннәрендә. Тарифлар - бер якка 3800 сумнан башлап.
      Казан-Сочи рейсы Татарстан халкы өчен уникаль булып тора. Шулай да, авиакомпания, мөмкин булган минималь бәяне тотарга тырышачак. Сочига рейс 21 июньнән һәр атнаны шимбә көннәрендә башкарылачак. Тарифлар 3800 сумнан башлап.
      Барлык биш юнәлеш буенча оператор булып “Ю-Тэйр” авикомпаниясе тора.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International