Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 27 мае, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 22 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 269 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 14 халыкара рейслар. 2673 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2265 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 53 рейс башкарган.
      27 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчәчәк. Температура көндез +20 +25 гр., көньяк районнарда 28 гр. кадәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International