“Аэроэкспресс” 1 июньнән яңа расписание кертә

2014 елның 27 мае, сишәмбе
      “Аэроэкспресс” компаниясе 1 июньнән 2014-2015 елга поездлар хәрәкәте графигына үзгәрешләр кертте.
      Казанда аэроэкспресслар хәзер 00:00 сәгатьтә кузгалып китәчәкләр. Мәсәлән, Казан тимер юл вокзалы – Казан аэропорты маршрутында рейс 00:15 сәгать урынына төгәл 00:00 сәгатькә билгеләнгән, ә кире юнәлештә 15:10, 17:10 һәм 23:20 урынына – 15:00, 17:00 һәм 23:00 сәгатькә. Моннан тыш, 2014 елның 1 июненнән “Казан” тимер юл вокзалы һәм “Казан” аэропорты маршруты арасында “Юбилейная” станциясендә өстәмә тукталыш кертеләчәк.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International