Казан - “Казан” халыкара аэропорты маршруты ачылды

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
26 майдан 197 нче номерлы Казан - “Казан” халыкара аэропорты маршруты буенча автобус йөри башлады.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм “АТП-8” ҖЧҖ арасында төзелгән килешү нигезендә әлеге маршрутта пассажирларга хезмәт күрсәтү расланган расписание буенча башкарыла. Казаннан көн саен беренче автобус 06.00 сәгатьтә кузгалып китә, рейслар арасы 20 мин. “Казан” халыкара аэропортыннан 06.20 китә. Соңгы рейс Агропромпарктан - 21.20, аэропорттан – 22.00.  
Әлеге маршрутта законнар белән каралган барлык ташламалар да гамәлдә.
Маршрутта 7 уңайлы “Форд транзит” микроавтобусы хезмәт күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International