Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 19 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 22 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 278 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 8 – чартер, 10 халыкара рейслар. 2256 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1978 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 26 рейс башкарган.
      26 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән яшенле яңгыр. Температура көндез +24 +29 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International