22 майда республика юлларында 43 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 23 мае, җомга
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 43 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 74 очрагы, 149 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 797 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Республикада майның 22 көне эчендә 275 юл-транспортһәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 32 кеше һәлак булган һәм 332 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International