Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә эш урынында имгәнүләр хакында фикер алышынды

2014 елның 23 мае, җомга
         
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының чираттагы коллегия утырышы узды. Каралышка 3 мәсьәлә чыгарылды: РФ Президентының 2012 нче елның 7 маеннан Указларын үтәү; 2013 елда һәм 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә эш урынында имгәнүләр хакында; 2014 елда юл төзелеше комплексының төзелеш сезонына әзерлеге. Коллегия эшендә ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галеев һәм Татарстан Республикасында баш дәүләт хезмәт инспекторы Евгений Костюшин катнаштылар.
РФ Президентының 2012 елның 7 маеннан Указларын үтәү мәсьәләсе буенча министрның беренче урынбасары Инсаф Хәйруллин хисап тотты. Ул министрлыкның республиканың транспорт комплексындагы эре һәм урта предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, чыгымнарын киметүгә, предприятиеләрдә инновацияләр кертүгә, конкуренциягә сәләтен һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән Программалар булдыру буенча чаралар оештыруын хәбәр итте. 2013 елда Программаларны тармакның 7 предприятиесе, 2014 елда Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программаларын 30 предприятие һәм 2 идарә итүче компания әзерләделәр.  
2013 елда һәм 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә эш урынында имгәнүләр буенча вазгыятькә миниср урынбасары Артем Чукин ачыклык кертте. Быел 4 айда Татарстанның транспорт комплексында 10 имгәнү очрагы теркәлгән. Шуларның 4се кеше үлеме белән тәмамланган. Узган ел бу вакытта 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булган: анда 9 кеше зыян күреп, 5се вафат булган. Эш урыннарында зыян күрүләрнең күбесе гап-гади куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыгуын ассызыклады Артем Чукин.
2014 елда юл төзелеше комплексының төзелеш сезонына әзерлеге, быел юл эшләре программасын гамәлгә ашыру турында исә “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов сөйләде. Республика юлчыларының иң мөһим бурычы булып юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү торуын ассызыклады. Әлеге юнәлештә ТР ЮХИДИ белән берлектә эшләр дәвам ителә. Эдуард Данилов шулай ук республиканың төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында чокырларны ямау турында җентекләп сөйләде.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International