Иртәгә Арча-Албаба һәм Албаба-Казан поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
      23 майда ремонт эшләре башкару сәбәпле ике шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.
      6469 нчы Арча-Албаба поезды Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк, Яшел Үзән-Албаба участогында расписаниедән алыначак.
      6364 нче Албаба-Казан поезды Албаба-Яшел Үзән участогында расписаниедән алыначак.
      Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International