Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 305 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 15 – чартер, 23 халыкара рейслар. 3396 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3205 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 48 рейс башкарган.
      22 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аяз һава торышы булуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +25 +30 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International