Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 316 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 14 – чартер, 19 халыкара рейслар. 2855 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2689 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 48 рейс башкарган.
      21 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аяз һава торышы булуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +24 +29 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International