“Игътибар – балалар!” дип аталган профилактик чара старт алды

2014 елның 20 мае, сишәмбе
2014 нче елның 4 аена Татарстан Республикасының шәһәр урамнары һәм юлларында балалар катнашында 108 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нәтиҗәдә, 6 баланың гомере өзелгән һәм 129 бала җәрәхәт алган. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ЮТҺ 18,8% кимегән. 
 
Бүгенге көндә җәяүле балалар катнашында ЮТҺ артты. 2014 нче елның 4 аена шундый 55 ЮТҺ теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 бала һәлак булган һәм 57 бала төрле тән җәрәхәте алган. 
 
Пассажир балалар катнашында да ЮТҺ еш була. Ел башыннан шундый 52 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 бала һәлак булган һәм 71 бала җәрәхәт алган.
 
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ чираттагы тапкыр барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны, бигрәк тә балаларны, җәйге ял вакытында игътибарлы һәм сак булуларын сорый.
 
Балалар арасында юл хәрәкәтендә иминлекне арттыру эшен активлаштыру өчен 2014 нче елның 19 маеннан 19 июненә кадәр “Игътибар – балалар!” дип аталган профилактик чара үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International