19-30 майда дүрт шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
      Арча-Корса аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле 19-30 майда дүрт шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә.
      6420/6425 нче Казан – Нократ Аланы поезды Арча станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк,  Арча – Нократ Аланы участогында расписаниедән алыначак.
      6424/6429 нчы Казан – Сосновка поезды расписаниедән алыначак.
      6428/6433 нче Казан – Нократ Аланы поезды Арча станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк,  АрчаНократ Аланы участогында расписаниедән алыначак.
      6412/6403 нче Казан – Шәмәрдән поезды расписаниедән алыначак.
     Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International