19 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аз болытлы, аяз һава торышы булуы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез +20 +25 гр.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.