Алабуга районында микроавтобус катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән

2014 елның 16 мае, җомга
      Бүген 07.10 сәгатьтә Гари-Алабуга автомобиль юлының 7 нче чакрымында КамАЗ йөртүчесе, башлангыч мәгълүмат буенча, юл чатында сулга борылганда каршыга килүче транспорт чарасына юл бирмәгән һәм Фиат Дукато микроавтобусына бәрелгән.
      Юл-транспорт һәлакате вакытында автобуста 11 пассажир булган. Башлангыч мәгълүмат буенча 7 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International