Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 16 мае, җомга
      ТP буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 305 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 13 – чартер, 28 халыкара рейслар. 3096 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3277 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 48 рейс башкарган.
      16 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура көндез +20 +25 гр., көняк-көнчыгыш районнарда +29 гр. кадәр җылы булачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International