Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган һәм 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 286 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 16 – чартер, 18 халыкара рейслар. 3326 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3817 кеше килгән.
       “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 49 рейс башкарган.
      15 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура көндез +23 +28 гр., көнчыгыш районнарда +31 гр. кадәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International