Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган һәм 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 263 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 15 – чартер, 19 халыкара рейслар. 2265 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3006 кеше килгән.
       “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 48 рейс башкарган.
      14 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяктан. Температура көндез +26 +31 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International